Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә кабат аек булмаган хәлдә йөргән өчен таксистны хөкем иттеләр

Хөкем әле үз көченә кермәгән.

Әлмәттә кабат аек булмаган хәлдә йөргән өчен таксистны хөкем иттеләр

2023 елның апрелендә аны инде эчкән килеш тотканнар. Ул вакытта аны 30 мең сумга штрафка тартканнар һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Шуңа да карамастан, быелның июнендә ул хокук бозуны кабатлаган. Кич ир-ат эчкән, ә иртән эшләү өчен үз автомобилендә чыгып киткән. Инде берничә минуттан ул «Фольксваген Джетта» автомобиленә бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аны тикшерү узарга мәҗбүр иткәннәр. Алкотестер сулаган һавада 0,982 миллиграмм алкоголь күрсәткән.

Суд гаепне тануны, аның һәм гаиләсенең сәламәтлек белән проблемаларын, өстәвенә балигъ булмаган баланы опекалауны исәпкә алды. Нәтиҗәдә аны 320 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем итәләр. Моннан тыш, ир-атка ике ел ярымга транспорт йөртү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыйганнар.

Хөкем әле үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса