Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене аек булмаган хәлдә йөргән өчен бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Ир-атка штраф та түләргә туры киләчәк.

Әлмәтлене аек булмаган хәлдә йөргән өчен бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр, дип хәбәр итә шәһәр суды.

23 июльдә кичке сәгать тугызлар тирәсендә ир-ат Әлмәт-Мөслим юлы буйлап бара. Аңарда исереклек билгеләре сизелде. Полицейский тикшерү узарга таләп иткәч, машина йөртүче баш тарткан.

Судта ир-ат үзен тулысынча гаепле дип таныды һәм үкенүен белдерде. Суд аның йомшарта торган шарт буларак үкенүен игътибарга алды, ләкин юл йөрү кагыйдәләрен бозуны авырайта торган итеп исәпкә алды.

Нәтиҗәдә әлмәтлегә 45 мең сум штраф һәм бер елга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итү билгеләнгән. Карар инде законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса