Алимент буенча бурычлы әлмәтлене тоткарладылар
Бурычлыны тикшерүче тоткарлаган.
Алимент буенча бурычлы әлмәтлене тоткарладылар
Әлмәт суд приставлары бүлегеннән тикшерүче алимент түләүдән һәм суд җәзасын үтәүдән качкан ир-атны тоткарлаган.
ТР Федераль суд приставлары идарәсе мәгълүматы буенча, ир-атның рәсми эше булмаган һәм ул 590 мең сумнан артык бурыч җыйган. 2024 елда аңа каршы җинаять эше кузгаталар, суд 7 ай төзәтү эшләре билгеләде.
Ир-ат хөкем карарын игътибарсыз калдырган, приставлар белән аралашудан туктаган һәм суд карарын үтәмәячәген белдергән. Аны федераль эзләүгә игълан иттеләр.
Тикшерүче аны буш вакытында урамда очраклы рәвештә күргән. Ул качып китмәкче була, ләкин аны куып тотып, гомерен куркыныч астына куеп, тоткарлап кала.
Аны бүлеккә китерәләр, хәзер ул сак астында. Якын арада суд төзәтү эшләрен иректән мәхрүм итүнең реаль срогына алыштырыргамы юкмы икәнлеген хәл итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia