Аек булмаган хәлдә руль артына утырган әлмәтлене хөкем иттеләр
Аны инде бер тапкыр җаваплылыкка тарткан булганнар.
Аек булмаган хәлдә руль артына утырган әлмәтлене хөкем иттеләр
Әлмәт кешесен исерек килеш автомобиль йөртүдә гаепле дип тапканнар.
2023 елның ноябрендә ир-атны инде 30 мең сумга штрафка тартканнар һәм шул ук хокук бозу өчен ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Шуңа да карамастан, ул яңадан исерек килеш руль артына утыра. Тикшерү сулаган һавада алкоголь микъдары 0,640 мг/л булуын күрсәткән. Суд вакытында гаепләнүче тулысынча үз гаебен таныган.
Суд Әлмәткә 250 сәгать мәҗбүри эш билгеләде. Моннан тыш, аңа ике ел ярымга транспорт белән идарә итүне тыйганнар. Хөкем карарына Татарстан югары судында шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia