Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлеләрне мошенниклар алдый

Әлмәтлеләр алдана.

Виртуаль җинаятьчелек көннән-көн арта, интернет-мошенникларның корбаннары арасында өлкәннәр генә түгел, хәзер яшьләр, хәтта балалар да бик күп
Мошенниклар тарафыннан интернет челтәрендә һәм телефоннар аша алдау очракларының арта баруы борчылырга мәҗбүр итә. 
Әлеге очракларның иң популярлашканы – акчаны инвестицияләү, банк картасына һөҗүм итәргә тырышучылардан «коткару» һәм якыннарның бәлагә таруы. Халык телефоннан үзен банк хезмәткәре дип таныштырган мошенникларга тиз ышана. Аларга бар булган акчасын гына күчереп калмыйча, банк картасы турындагы мәгълүматны, телефонга килгән смс-кодларны да әйтәләр. Шул рәвешле мошенниклар чит кешегә кредит та рәсмиләштереп куя. Нәтиҗәдә халык акчасыз гына түгел, банк алдында бурычлы да булып кала. 
Яшерен-батырын түгел, Әлмәт мошенниклар өчен татлы калҗа. Бу өлкәдә булган җинаять күрсәткечләре калабызның, Казан белән Яр Чаллыдан кала, Түбән Каманы узып киткәне турында сөйли. Ел башыннан мошенниклык 18 процентка кимегән булса да, халыкка килгән зыян 60 процент тәшкил иткән, шул рәвешле әлмәтлеләрнең кырыгалдарларга күчергән акчалары хәзер миллионнар белән түгел, миллиардлар белән исәпләнә. 
Шәһәребездә чыннан да хәлле кешеләр, пенсионерлар байтак яши. Мошенниклар бу турыда хәбәрдар. Күптән түгел кырыгалдарлар ятьмәсенә 84 яшьлек әби дә эләккәнлеге мәгълүм булды. Көннәрдән беркөнне аның телефонына шалтыратып: «Банктагы счетларыгызга кемдер кереп, акчаларны чыгарырга тырышкан, шуңа күрә дә аларны саклап калу өчен чаралар күрергә кирәк», – дип хәбәр итәләр. Әби инде үзенең счетындагы акчаларын саклап калырга тырышып паникага бирелгән. Аннан соң 780 мең сум акчасын иске кием-салымының кесәсенә салып тегеп куйган һәм «куркынычсыз счет»ка күчерү өчен, алдан сөйләшенгәнчә, курьерга чыгарып биргән. Әбинең акцияләре дә булганлыктан, ул аларны саклап калу максатында 6 миллион сум акчасын счеттан алып кайткан. Акчаларны чәйдән калган металл банкага салган, банканы аяк киеме тартмасына куйган, әле аның өстенә бер пачка дөге ярмасын да куйган. Тартманы кабат курьерга тапшырган. Алга таба 280 мең сум һәм 200 мең сум да шул юлны узган. Барлык посылкаларны да алгач, мошенниклар әбигә рәхмәт әйтеп, соңрак шалтыратырга вәгъдә биргәннәр дә саубуллашып юкка чыкканнар. Ун көн узганнан соң әби үзен алдаганнарын аңлаган һәм, ниһаять, полициягә мөрәҗәгать иткән. Шулай да әлеге вакыйга уйланырга мәҗбүр итә. Беренчедән, әбинең счетында күпме акча һәм акцияләр барлыгын кырыгалдарларга кем хәбәр иткән? Димәк, банктан «утечка» булган. Акчасыз, кесәсендә җилләр уйнап торганнарга шалтыратмый бит ул кырыгалдарлар. Әлбәттә, мошенниклар кешегә, төгәлрәге акчалы кешегә, психологик басым ясыйлар, кем белән ничек сөйләшәсен яхшы беләләр. Алар эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, ФСБ, тикшерү комитеты, хәвефсезлек хезмәте, Госуслуги һәм кредит оешмасы, банк хезмәткәрләре роленә керәләр, халыкны ялгыш адымнар эшләргә этәрәләр. Кырыгалдарлар соңгы вакытта үзләрен поликлиника хезмәткәрләре дип таныштырып та җәфалыйлар. Алар «кәгазь медицина карталарын электрон картага алмаштырабыз» дип вәгъдә итәләр, шалтыратканда смс-аша килгән кодны һәм СНИЛС номерын әйтүне сорыйлар. 
Хокук саклаучылар әлмәтлеләргә чит номерларны бөтенләй алмаска киңәш итә. Әле тагын бер нәрсә бар: аферистны мыскылларга ярамый – бу куркыныч булырга мөмкин, чөнки мошенниклар дипфейк ясау өчен әңгәмәдәшнең тавышын яздырып алырга мөмкин. Бу турыда хокук саклаучылар аеруча нык кисәтә. Алар мессенджерлар аша әлеге кешенең тавышы белән яздырган ялган хәбәрләр таратып, аның туганнарын һәм танышларын алдый ала. Шулай ук шаяртуларга үпкәләгән аферистлар абонентның номерын «коллегаларына» тапшырырга яки аны «җәзалау» өчен янаулар җибәреп, корбанының теңкәсенә тия башларга мөмкин. Сүз көрәштереп тормыйча телефонны кую иң дөресе. 02 һәм 39-23-10 телефоннары аша дежур бүлеккә шалтыратып хәбәр итү дә кирәк. Уяу булыйк, исән-имин булыйк, алданмыйк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса