Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ике бала анасын ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә теләгәннәр

Дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тартылды.

Әлмәттә ике бала анасын ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә теләгәннәр

Әлмәттә опека органнары ананы ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне таләп итеп судка мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте. Дәгъвачы белдерүе буенча, гражданка эшкә урнашмаган, яраксыз тормыш рәвеше алып бара, алкогольгә бәйлелеген кире кага һәм профилактик хезмәтләр белгечләре белән хезмәттәшлек итми.

Җавап бирүче аны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итмәскә сораган, алкоголизмнан дәвалану һәм тернәкләндерү курсын узганын, хәзер спиртлы эчемлекләр кулланмавын сөйләгән. Шулай ук ул балалары булмаган вакытта фатирда ремонт ясавын һәм җиһазларны яңартуын белдерде. Утырышта шулай ук балигъ булмаган кызыннан да сорау алдылар. Ул әнисе белән яшәргә теләвен хәбәр итә һәм приютта булганда әнисе даими рәвештә аның янына килеп йөрүен, шалтыратуын әйтә.

Кыз әнисе хәзер алкоголь кулланмавын раслады. Нәтиҗәдә суд дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тартты. Хатын-кызны балалар тәрбияләүгә җаваплырак карарга кирәклеге турында кисәттеләр.

Карар законлы көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса