Аек булмаган хәлдә руль артына утырган әлмәтле штраф түләячәк
Моннан тыш, хокук бозучыны ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.
Әлмәттә машина йөртүченең аек булмаган хәлдә руль артында булуы факты буенча чираттагы эшне карадылар.
Утырышта ачыкланганча, хокук саклаучылар ир-атны Яңа ел бәйрәмнәрендә иртән тоткарлаган. Утырышта автомобиль сөюче гаебен таныды. Суд карары буенча ул 45 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш. Моннан тыш, шәһәр кешесен ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр, дип хәбәр итә дәүләт органы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа