Автомобиль сөючегә штраф салганнар һәм хокукларыннан мәхрүм иткәннәр.
Әлмәтлегә карата административ хокук бозу турындагы эшне карадылар. Эш материаллары буенча, әлмәтле юл-транспорт һәлакәте кылган. Ә соңыннан алкоголь эчкән. Утырышта шәһәр кешесе хата ясавын таныды. Ир-атка 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Моннан тыш, аны ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Карар үз көченә керде.