Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Корал һәм патроннар саклаган әлмәтле хөкем ителде

Аңа штраф түләргә туры киләчәк.

Гаепләнүчеләр эскәмиясенә фатирында ике көпшәле ау мылтыгы һәм 57 патрон саклаган Әлмәт кешесе эләккән. Ир-ат судья алдында үкенүен белдереп,  гаебен таныган. Хөкем карары чыгарыр алдыннан рецидив исәпкә алынган.

Нәтиҗәдә шәһәр кешесенә 5000 сум штраф салынды. Моннан тыш, корал һәм 57 патронны конфискацияләгәннәр. Карар үз көченә керде, дип ачыклык кертәләр шәһәр суды матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса