Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле аек булмаган хәлдә йөргән өчен Lexus RX300 машинасыз калды

Эш фигурантының тормыш иптәше, милекне бүлү турындагы дәгъваны судка биреп, конфискациядән качарга тырышкан.

Әлмәт кешесе Lexus RX300 дән мәхрүм калды. Сәбәбе-руль артында исерек килеш йөрү. Эш фигурантының хатыны чит ил машинасын конфискацияләүдән качарга тырыша. Ул судка тупланган милекне бүлү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать итә. Моннан тыш, хатын ЗАГСка аерылышу турында гариза биргән. Әмма суд дәгъваны канәгатьләндерми. 38 яшьлек әлмәтлегә 300 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгеләнгән. Шулай ук аны ике ел ярымга хокукларыннан мәхрүм иттеләр. Ә Lexus ны дәүләт кеременә тапшырганнар, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса