Островский урамындагы йорт, 1/19 тиешле хәлдә түгел.
Татарстан торак инспекциясе халыкның шикаятьләреннән соң Әлмәттәге торак йортка тикшерү белән килде.
Тикшерүче Островский урамындагы йортның подвалында су басу эзләрен, төзелеш һәм көнкүреш чүп-чарларын таба.
Түбәдә су үткәрү каналы юк иде. Подъездларның берсендә штукатурка кубып төшкән.
Татарстан торак инспекциясе «ЖЭУ-3» идарәче компаниясенә 125 мең сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләде. Билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен протокол төзелгән.
Эш материаллары судка җибәрелде, дип хәбәр итә Татарстан Жилинспекциясенең матбугат хезмәте.