Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт шәһәр судында кеше үтерү турындагы эш каралды

Фаҗига быел 2 февральдә була.

2024 елның 2 февралендә төнлә Әлмәт шәһәренең Фәхретдин урамындагы йортларның берсендә 47 яшьлек әлмәтленең к гәүдәсе табылган. Бу факт буенча РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (үтерү). Гаепләнүче булып зыян күрүченең 35 яшьлек үги абыйсы чыга, башкта ул гаебен инкарь итми, әмма суд утырышында гаепле булуын танымый. Эш материаллары буенча, гаепләнүче, исерек хәлдә, үзенең олы абыйсын уята, шуннан соң алар арасында низаг була, аның барышында ул туганына берничә тапкыр пычак белән чәнчи. Соңрак, аның үлгәнен белгәч, ир-ат ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итә. Суд ир-атны РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба һәм гаепләнүчегә 9 (тугыз) елга катгый режимлы төзәтү колониясендә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса