Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Аек булмаган хәлдә машина йөрткән әлмәтле машинасыз калды

Беренче тапкыр аны 2023 елда машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

Әлмәт шәһәр суды 20 яшьлек әлмәтлегә карата хөкем карары чыгарды. Шәһәр прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ир-ат 2023 елда исерек килеш машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Административ хокук бозу буенча узган утырышта әлмәтлегә 30 мең сум штраф билгеләнгән һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгы алынган. Быел март аенда машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән 20 яшьлек егет кабат исерек килеш руль артына эләгә. Нәтиҗәдә, суд Әлмәт кешесен гаепле дип таба һәм аңа 360 сәгать мәҗбүри эш билгели, шулай ук 2 ел 8 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә. Автоинспекторлар белән икенче очрашу алдыннан хөкем ителүченең  Лада Самара  машинасы дәүләт милкенә конфискацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса