Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә торак йортның торышы өчен идарәче компания җитәкчесе түләячәк

Хокук бозучы 25 мең сум түләячәк.

Әлмәтлеләрнең шикаятьләреннән соң Әлмәтнең Тельман урамындагы 66 нчы йортка районара торак инспекциясе хезмәткәрләре килде. Мөрәҗәгатьтә шәһәр халкы йортның коточкыч хәлдә булуын белдерә. Ачыкланганча, бинада үзәк җылыту торбаларының җылылык изоляциясе төзексез, подъезд диварларында буяу купкан, идәндә плитка ватылган. Моннан тыш, электр щитлары ачык, тамбур ишекләре ябылмый, лифтлар тиешле хәлдә түгел.

«Первый поселок» идарәче компаниясе башлыгына административ протокол төзелгән. Аңа 25 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә Жилинспекциянең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса