Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле танышын үтерегә омтылган өчен суд каршына басты

Ул кунакка килгән танышына пычак белән һөҗүм иткән.

Әлмәт ир-атын танышын пычак белән чәнчеп үтерергә тырышкан өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта ТР буенча тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 25 майда Фәхретдин урамындагы йортта яшәүче гаепләнүчегә 49 яшьлек танышы кунакка килә, алар бергә эчәләр. Алар арасында конфликт башлана  һәм гаепләнүче кунагының муенын һәм кулын пычак белән яралый.

Ул урамга чыгып йөгерә, күршеләре аңа ашыгыч ярдәм чакыра. Хастаханәдә ир-атка квалификацияле ярдәм күрсәтелгән.

Суд тикшерүченең үтенече буенча гаепләнүчегә карата сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса