Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле велосипед урлап саткан

Полициягә ике тәгәрмәчле транспорт урлау турында гариза белән 29 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать иткән.

Әлмәттә Росгвардия хезмәткәрләре велосипед урлауда шикләнелгән кешене тоткарлый. Җинаятьче дип саналган кешенең хәбәрен һәм ориентировканы патрульлек вакытында алганнар. 29 яшьлек зыян күрүче сүзләренчә, ул ике тәгәрмәчле транспортны Автомобильчеләр урамындагы подъезд янында калдырган. Кайткач, ул инде урынында булмаган.

Шикләнелүчене икенче көнне тоткарларга мөмкин булды. Ул элек хөкем ителгән 49 яшьлек әлмәтле булып чыккан. Ул велосипедны урлап, шунда ук сатканын таныган.

Шикләнелүчегә карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр иттеләр Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса