Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, шулай ук матди зыянны каплады.
Әлмәт шәһәр прокуратурасы 29 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ ҖК 158 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (банк счетыннан урлау).
2023 елның 16 октябрендә көндез Әлмәт шәһәренең Габдулла Тукай проспектындагы 35 нче йорт янында ир-ат банк картасын тапкан. Аннары әлеге картаны кулланып, кибетләрдән 1,7 мең сумнан артык товар сатып ала.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, шулай ук матди зыянны каплады.
Суд гаепле кешене шартлы рәвештә 1 ел сынау срогы белән 7 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итә.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.