Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле бер төн эчендә ике машина урлаган

Урланган машиналарның берсендә ир-ат Зәйгә барып җитә, анда аны хокук саклаучылар тоткарлый.

Әлмәт полициясенең дежур частена машина урлау турында гариза белән ике җирле кеше мөрәҗәгать иткән.

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре 41 яшьлек эшсез әлмәтлене -  фатир урлау өчен хөкем ителгән урлаучыны тоткарлый.

Сораштыру вакытында ул танышына барырга теләвен, әмма ничек барырга  белмәвен сөйли. Шул вакытта ул Ленин урамындагы ишегалдыннан  ВАЗ-2105  урлый. Ләкин берничә урам гына үтеп китә ала,  машина сүнә һәм бүтән эшләми. Шуннан соң ул якындагы ишегалдына кереп, аннан «Ока»ны урлый. Анда ул Зәй шәһәренә кадәр барып җитә, анда аны Әлмәт оперативчылары тоткарлый.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, урлау вакытында машиналарның ачкычлары һәм документлары салонда булган.

Шикләнелгән кеше китмәү турында язылу астында. Машинаны хуҗаларына кайтарганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса