Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче хатын, фонд базарында акча эшләргә теләп, тугыз миллион сумга якын акчасын югалткан

«Бернәрсә дә эшләмичә» акча эшләү мөмкинлеге турында белдерүне 57 яшьлек зыян күрүче мессенджерларның берсендә агымдагы елның сентябрь ахырында ук тапкан.

Барысын да уйлап, хатын-кыз тырышырга карар итә. Чит кешеләр күрсәтмәсе буенча телефонга берничә мобиль кушымта урнаштыра һәм 100 АКШ доллары күләмендә беренчел взнос кертә. Көн саен инвестиция буенча процентлар суммасын тикшерә. Системаның эшләвен аңлагач, хатын-кыз үз хисабына күбрәк һәм күбрәк акча кертә башлый. Һәр тапкыр акчаны төрле счетларга күчерә, ләкин бу аны уйланырга мәҗбүр итми, бу вакыт дәвамында аның белән «финанс аналитигы» аралаша һәм «консультацияләр» үткәрә. Ул акчаны чыгармый гына табышын арттырырга карар итә. 13 көн эчендә зыян күрүче 6 банктан кредит алырга өлгерә, берничә кредит картасын рәсмиләштерә һәм акчага әйләндерә, гаиләсенең җыйган  2,4 млн сум акчасын да ала. Матди зыян суммасы 8,9 млн сум тәшкил итә.


Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса