Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Рюкзак урлаучы табылган

Ир-атны фатирдан шәхси әйберләре белән рюкзак урлаган дип шикләнәләр.

Әлмәт полициясенең дежур частена 42 яшьлек хатын-кыз урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче оперативникларга билгесез кешеләр ачык тәрәзә аша аның фатирына кереп, шәхси әйберләре белән рюкзак урлаганыны хәбәр итә. Матди зыянны ул биш мең сумга бәяли.

Оператив-эзләү чаралары вакытында полиция хезмәткәрләре угърылыкта шикленең шәхесен ачыклаган. Ул  30 яшьлек әлмәтле булып чыга. Сораштыру вакытында ул гаепле булуын таныган.

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Шикләнелгән кеше китмәү турында язылу астында, дип хәбәр итә Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса