Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә гаепләнүчеләр эскәмиясенә көчле музыка сөюче эләкте

Ир төнлә күршеләрнең тынычлыгын бозган.

Әлмәтлегә  фатирыннан чыккан көчле музыка һәм җырлар өчен административ хокук бозу турында карар чыгарылды. Эш материаллары буенча, ул күршеләргә берничә сәгать йокларга комачаулый.

Мировой судья кисәтү белән генә чикләнде.

Шәһәр судының матбугат хезмәтендә әлмәтлеләргә төнлә шәһәр халкының тынычлыгын  бозу физик затларга 500 мең сумнан, вазифаи затларга - биш меңнән 10 мең сумга кадәр, юридик затларга - 20 меңнән 50 мең сумга кадәр  штрафка китерә дип искәртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса