Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле суд аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмавын исбатлады

Әлмәт кешесенә автоинспектор светофор каршындагы стоп-линияне чыккан өчен 800 сум штраф язган.

Хокук бозу Җәлил һәм Шевченко урамнары киселешендә булган.

Шофер карар белән килешми һәм судка шикаять белән мөрәҗәгать итә. Ул бернинди дә хокук бозулар эшләмәгәненә ышанган.

Судта Әлмәт кешесе административ эш материалларында дәгъвачының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын раслаучы җитәрлек һәм ышанычлы дәлилләр булмавын исбатлады. Утырышта автоинспектор да раслаучы дәлилләр бирә алмый.

Суд ЮХИДИ инспекторының карарын гамәлдән чыгарды, хәлләр дәлилләнмәгәнлектән эш туктатылды, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса