Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле үзе белән бергә яшәүчене рәхимсез үтергән өчен сигез елга төрмәгә утыртылган

Шулай ук аны мутон тунын урлаган өчен хөкем итәләр.

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз, тормыш иптәшен рәхимсез үтергән һәм тун урлаган өчен, сигез ел каты режимлы колониядә үткәрәчәк. Шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гыйнвар бәйрәмнәрендә аек булмаган хәлдә табын вакытында бергә яшәүчеләр талашкан. Сәбәбе - ризыкның  ир-атка ничек әзерләнүе ошамаган. Ул тәлинкәне тотып, хатынның башына бәрә.

Бу вакыйгадан соң хатын-кыз үтерергә карар кыла. Ул кухня пычагын тотып, аның йөзенә һәм күкрәгенә суккан. Экспертлар үтерелгән кешенең тәнендә ким дигәндә 27 пычак ярасы исәпләгән.

Моннан тыш, хатын-кызны урлауда гаеплиләр. Эш материаллары буенча, узган елның октябрендә ул ишеге бикләнмәгән фатирга кереп, шкафтан җиде мең сумлык мутон тун алган. Бу вакытта фатирда олы яшьтәге хуҗабикә булган  һәм ул барысын да күргән.

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз ике җинаятьтә дә гаепле булуын таныды. Элек ул инде ике тапкыр  җәлеп ителгән.

Гаепләү ягы аңа 11 ел колония билгеләүне сорый. Әмма яклау ягы, йомшартучы шартларны - тану, тәүбә итү, җинаятьтән соң үз-үзеңне тоту һәм сәламәтлек торышын исәпкә алып, вакытны кыскартуны сорый.

Суд үтерүчегә сигез ел гомуми режимлы колония билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса