Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле урлаган өчен колониягә җибәрелә

Ир-ат сигез ай чәнечкеле тимерчыбык артында утырачак.

Әлмәт шәһәр судында урлауда һәм урлауга омтылуда гаепләнгән 35 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше каралды.

Судта гаепләнүченең гыйнварда Фәхретдин урамындагы кибеттә җиде мең сумга якын товар җыеп, аны алып чыгып китәргә тырышуы ачыкланган. Ләкин ишек янында аны сакчы тоткарлый һәм хокук саклау органнарына тапшыра.

Ул вакытта ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ул читкә чыгып китмәү турында подписка астында булган килеш яңадан урлый. Бу юлы ул Габдрахманов урамындагы кибеттән 3,5 мең сумнан артык товар алып чыга алган.

Судта гаепләнүче тәүбә итә. Куркыныч рецидивны исәпкә алып, аңа сигез айга ирегеннән мәхрүм итү һәм катгый режимлы колониядә утыру җәзасы билгеләнгән, дип хәбәр итә Әлмәт прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса