Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Иптәшенә пычак белән һөҗүм иткән әлмәтлене тоткарлаганнар

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлмәттә росгвардиячеләр полиция хезмәткәрләре белән бергә танышына пычак белән кадауда шикләнелгән ирне тоткарлаган. Бу хакта росгвардия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә  Жуковский урамындагы йорт подъездында сугышу турында хәбәр килә. Нәтиҗәдә конфликтта катнашучыларның берсенең пычак белән яралануы ачыклана.  

Росгвардиячеләр, полиция хезмәткәрләре белән бергә, Жуковский урамындагы әлеге йортка барып, исерек ике ирне таба, аларның берсе күкрәгендәге канлы яраны кулы белән каплый. Йортта яшәүчеләр хокук сакчыларына ирләрне белмәүләрен аңлаткан, тик аларның башта мөнәсәбәтләрне югары тонда ачыклауларын, аннары сугыша башлавын ишеткән.

Шикләнелүче 37 яшьлек ирне тоткарлыйлар һәм полициягә китерәләр. Ирнең сүзләренә караганда, алар зыян күргән кешеләр белән бер фатирда хәмер эчемлекләрен эчкән, ә аннары тәмәке тарту мәйданына чыгып сугышканнар.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

32 яшьлек ирне хастаханәгә озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса