Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле мирас турындагы бәхәсләр аркасында әтисен үтергән

Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәге әтисен мирас турындагы бәхәсләр аркасында үтергән, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе.

Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның 16 июнендә көндез Түбән Мактаманың Җәлил урамында урнашкан йортларның берсендә баш өлкәсендә күп тапкырлар яраланган, күкрәк читлеге сөякләре сынган, аяк-куллары җәрәхәтләнгән 75 яшьлек ир-атның гәүдәсе табыла.

Үтерүдә 46 яшьлек улы шикләнелә. Ата белән бала  арасында конфликт мирас турындагы бәхәсләр аркасында килеп чыккан.


Ир үз гаебен таныган. Суд тарафыннан гаепләнүче  сак астына алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса