Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ике әлмәтле саунадан акча урлаган

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Әлмәттә төнлә Росгвардия хезмәткәрләре Нефтьчеләр урамындагы саунадан билгесез кешеләр кассадан акча урлаган, дигән сигнал ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Сауна администраторы, килүчеләрдән соң бинаны тикшерү өчен, кассадан читкә китә. Бу вакытта клиентлар ресепшен янында кала. Әйләнеп килгәч,  хезмәткәр кассадан 15 мең сумга якын акча югалуын ачыклый. Бу вакытта администраторны көткән башка клиентлар ике кешенең акча алып качуын күрүләре турында хәбәр итә.


Росгвардиячеләр аларны эзләүгә киткән. Ирләрнең берсен Белоглазов урамында табып алалар. Хокук сакчыларын күреп, ул качып китәргә маташса да, моны эшли алмый. Элек хөкем ителгән әлмәтле шулай тоткарлана. Урланган акчалар анда була.

Шикләнелүчене полиция бүлегенә алып киләләр. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса