Нефтьчеләрдән торбалар урларга омтылган әлмәтлегә штраф түләргә туры киләчәк
Ир экскаватор ярдәмендә 149 мең сумлык торбаларны демонтажлауны оештырган.
Азнакай прокуратурасы Әлмәттә яшәүче 37 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ирнеҗинаять кылуда гаепле дип тапкан. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган елның 26 февралендә Азнакай урамнарының берсендә ир-ат экскаватор ярдәмендә «Татнефть»нең «Азнакайнефть» идарәсе карамагында булган 149 мең сумлык торбаларны сүткән.
Тик ул торбаны урлый алмаган, чөнки аның гамәлләре сак предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан чик куелган.
Ир үз гаебен танымаган. Суд аңа дәүләт кеременә 7 мең сум күләмендә штраф билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа