Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле хатынын үтергән

Шикләнелүче гаебен таный.

Әлмәтле хатынын үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

41 яшьлек ханымның гәүдәсен 15 гыйнварда Түбән Мактаманың бер йортында табып алалар. Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Җинаятьтә 39 яшьлек ире шикләнә. Аны тоткарлыйлар, ир гаебен таный.


Тикшерүчеләр фаҗигагә кадәр шикләнелүченең күршеләренә  кунакка китүен, анда спиртлы эчемлекләр эчүен ачыклый. Моның фонында ир белән хатын арасында ызгыш була һәм күпмедер вакытта ир хатын-кызны корсагына йодрык белән бәрә. Нәтиҗәдә, ул алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

Якын арада тикшерү шикләнелүчегә карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасын сайлау турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк. Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса