Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә солдат булырга теләмәгән Екатеринбургтан 21 яшьлек егеткә хөкем карары чыгарылды

Гаепләнүче Әлмәттә яшәгән һәм хәрби бурычлы буларак җирле хәрби комиссариатта исәптә тора.

Әлмәт шәһәр суды Екатеринбургта яшәүче 21 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Суд аны РФ Җинаять кодексында каралган җинаять кылуда (бу хезмәттән азат итү өчен законлы нигезләр булмаганда, хәрби хезмәткә чакырылудан качып калу) гаепле дип тапкан.

2019 елның октябреннән 2021 елның июленә кадәр фигурант җитди сәбәпләрсез хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чаралар үтү өчен Әлмәт шәһәре хәрби комиссары повесткалары буенча килмәгән.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен таныды. Суд аңа 50 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса