Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче берәү 2 мең сумлык антиперспирантлар урлаган

Суд аны 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.

Әлмәт прокуратурасы элек хөкем ителгән 39 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны вак урлауда гаепле дип тапкан. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның 18 августында Әлмәттә Тукай урамында урнашкан кибеттә булган ир-ат 2107 сумлык антиперспиантлар урлый. Урланганны җинаятьче саткан.

Ир судта үз гаебен таныган.


Суд аны катгый режимлы төзәтү колониясендә 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.

Хөкем карары законлы көченә кермәде, яклар аңа законда билгеләнгән тәртиптә шикаять бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса