Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Полиция хезмәткәрләрен ялган чакырткан өчен әлмәтле штраф түләгән

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.13 статьясы нигезендә, янгын сагы, полиция, ашыгыч медицина ярдәме яисә башка махсуслаштырылган хезмәтләрне белә торып ялган чакыру-бер меңнән бер мең биш йөз сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Суд 2021 елның октябрендә кичке вакытта хатын-кызның полиция хезмәткәрләрен ялган чакыртуын ачыклый. Ул үзенең элеккеге егетнең фатирдан чыгармавы турында, үзенә кул күтәрүе турында хәбәр итә. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре тарафыннан әлеге шартлар расланмый.

Хатын-кыз суд утырышына килмәгән, эшне аның булмавында карау турында гариза биргән.

Шулай итеп, әлмәтле  хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

Карар законлы көченә кермәгән. Штраф административ хокук бозу кылган зат тарафыннан түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса