Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле бозымнан котылу өчен мошенникларга 1,7 миллион сум акча күчергән

Бурычларыннан котылу өчен пенсионерга фатирын сатарга туры килгән.

Пенсионер түшәккә ятып, телефон аша догалар тыңлады.

Әлмәттә яшәүче 68 яшьлек ханым өч ай дәвамында акчасын мошенниклар картасына күчереп барган. Аферистлар экстрасенсор хезмәтләр күрсәтергә вәгъдә биргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсионер ханым бозымны бетерү турындагы белдерүне телевизор караганда күрә. Хатын экстрасенслар белән үзе элемтәгә керә. Аферистлар анда бозым бар, диләр.

Шул ук вакытта сеанслар 50 меңнән 496 мең сумга кадәр тора.  Аферистлар акча күчерергә счет номерын хәбәр иткән.

"Бозымнан котылу" түбәндәгечә барган – пенсионер түшәктә ятып, телефон аша догалар тыңлаган. Моның өчен ул танышларыннан һәм якыннарыннан бурычка акча ала, банкларда кредитлар рәсмиләштерә.

Ханым берничә ай дәвамында мошенникларга акча җибәргән. Туганнарына бу турыда сөйләгәч,  полициягә гариза бирәләр. 

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта пенсионер фатирын сатып, танышларына бурычларын һәм банкларга кредитларын кайтара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса