Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Җинаять һәм җәза

...

Минем телем – минем дошманым

Пенсионер күршесен мыскыллаган өчен җавапка тартылган. Бу хәл сентябрь ае башында күзәтелә.

77 яшьлек ханым иртән күпфатирлы йортларның берсендә баскыч мәйданчыгында була. Биредә йортта яшәүче башка хатын-кыз белән ике арада бәхәс куба. Пенсионер ханым ямьсез итеп сүгенә һәм күршесенә мыскыллы сүзләр әйтә. Шуның белән ул аның намусын һәм дәрәҗәсен кимсетә.

Хокук тәртибен бозучы суд утырышына килми, эшне аннан башка гына тикшерүләрен сорый. Үзенең гаебен ул тулысы белән таный. Материалларны өйрәнгәннән соң һәм гаепне җиңеләйтә торган шартларны, хокук тәртибен бозу үзенчәлеген, аның шәхесен һәм матди хәлен искә алып, мировой судья пенсионер ханымны гаепле дип таный. Аңа дәүләт кеременә 3 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза бирелә.

 

Полиция хезмәткәренә кул күтәргән

25 яшьлек әлмәтле полиция хезмәткәренә карата көч кулланган.

Егеткә карата җинаять эше буенча гаепләүгә Әлмәт шәһәр прокуратурасы теләктәшлек белдергән. Ачыкланганча, әлмәтле һәм аның дусты июль аенда төнлә белән «Алсу» микрорайонында торак йортлардан ерак түгел арада зур тавышка куеп музыка тыңлыйлар. Полиция хезмәткәре ир-атларга җәмәгать тәртибен һәм кешеләрнең тынычлыкларын бозуларын аңлата, музыканың тавышын киметүләрен сорый. Әмма алар таләпне үтәмиләр, хәмер кулланган егет ясалган кисәтү өчен полиция хезмәткәре белән конфликтка керә, аның башына, гәүдәсенә 19 дан да ким булмаган тапкыр суга, тән җәрәхәтләре ясый. Бәхеткә, алар тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау дәрәҗәсендә булмый. Әлмәтлене шушы ук көнне полиция экипажы тоткарлый.

Хөкем карары чыгарганда суд гаепләнүченең гаебен тулысы белән тануын, кылган гамәленә үкенүен, җаваплылыкка беренче тапкыр тартылуын, тәрбиясендә кечкенә баласы булуын һәм зыян күрүченең сәламәтлегенә килгән зыянны кайтаруын игътибарга ала. Ләкин җинаятьнең белә торып ясалуын һәм тупас «кыюлыгын» искә алып, суд аны ирегеннән мәхрүм итү кирәк дип саный. Әлмәтлегә колония-сөргендә узу шарты белән 8 ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде.

 

Таныклыгы булмау туктатмаган

Әлмәт суды Лениногорскида яшәүче тарафыннан кылынган административ хокук бозу турындагы эшне карады.

Ир-ат автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Ләкин документлары булмау аны бер дә борчымаган – 8 октябрьдә ул транспорт чарасы белән идарә иткән, бу гамәле белән РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.1 подпунктын бозган. Судта ул үзенең гаебен тулысы белән таныды. Судья карары белән күрше шәһәр ир-аты хокук тәртибен бозуда гаепле дип танылды. Аңа 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза бирелде.

 

 

Әзерләде Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса