Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә сөйгәнен кайтарырга теләгән пенсионерны мошенниклар алдаган

Үзенең гаризасында 63 яшьлек пенсионер ханым үзеннән ялгыш юл белән 19500 сум күләмендә акча алган затларны җаваплылыкка тартуны сорый.

Полиция хезмәткәрләренә ханым шәхси тормышын җайга салырга теләп, интернет челтәрендә  ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүче үз мәгълүматларын калдырган, анкета тутырган. Шул ук кичтә аның белән бер ир-ат элемтәгә кереп, үзен берничә нәселдән килгән сихерче дип таныштыра.  Хатын-кызны тыңлап, ул ярдәм итәргә вәгъдә итә, 5 мең сум акча күчерүен сорый һәм доганың 2 көннән эшли башлавын әйтә. Тик, зыян күрүченең сүзләренә караганда, бу хәл булмаган.

Тик хатын өметен өзми һәм шул ук сайтның Мария Владимировна исемендәге башка белгеченә мөрәҗәгать итә. Хатын-кызны тыңлап, Мария бу очракның бик җитди булуын әйтә һәм Түбән Новгород монастыреннан монахинялар белән йола үткәрергә тәкъдим итә. Чараның уңай нәтиҗәсенә ышанган әлмәтле җинаятьче хатынның манипуляциясе өчен банк счетыннан барлыгы 14500 сум күчергән. Зыян 19500 сум тәшкил итә.


Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса