Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

61 яшьлек әлмәтле суд приставына ришвәт бирүдә гаепләнә

Тикшерү вакытында ир өй арестына урнаштырылган.

Әлмәт прокуратурасы 61 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ир ришвәт бирүдә гаепләнә, элек ул хөкем ителмәгән. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү фаразлаганча, 2021 елның 29 июлендә ир суд приставларының Әлмәт бүлеге хезмәткәренә башкарма производство буенча законсыз гамәлләр башкарган өчен 50 мең сум күләмендә ришвәт биргән. Җинаятьчегә суд приставының оперативниклар контроле астында эшләве билгеле булмаган.

Ир үз гаебен өлешчә таныган, аны өй арестына урнаштырганнар.

Җинаять эше Әлмәт шәһәр судына җибәрелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса