Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә аек булмаган килеш руль артына утырган шоферны штрафка тартканнар һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр

ЮХИДИ хезмәткәрләре закон бозучыны Рус Акташында туктаткан.

13 сентябрьдә Әлмәт судында җәмәгать судьясы И. А. Тютюгинга карата административ хокук бозу турында эш карады.

Суд 25 августта Рус Акташы авылында Тютюгинны  юл-патруль хезмәте инспекторлары туктатуын ачыклаган. Ир исерек килеш руль артына утырган булган.

Суд вакытында Тютюгин И. А.үз гаебен таныды. Ул 24 августта кич белән сыра эчеп, икенче көнне эшкә китүен әйткән. Юлда шоферны автоинспекторлар туктатып, беркетмә төзегән.

Җәмәгать судьясы аны РФ КоАП 12.8 статьясындагы 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тану турында карар чыгарды. Аны ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Моннан тыш, хокук бозучыга 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Карарга 10 көн эчендә шикаять бирелергә мөмкин.

Мәгълүмат Әлмәт районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе тарафыннан  бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса