Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Улы батып үлгән әлмәтлегә суд булачак

Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

27 июньдә Әлмәттә яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз аек булмаган хәлдә 7 яшьлек улы белән Березовка авылы янында җиһазланмаган комлыкка су коенырга барган. Бала йөзә белмәсә дә, әнисе аны озак вакытка үзен генә калдырган. Малай тирәнгәрәк кергән һәм батып үлгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хатын-кыз гаебен таныган. Җинаять эшен Әлмәт шәһәре судына җибәргәннәр. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса