Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә кибетләрдә ялган акча белән түләгән өч ир-атны хөкем итәчәкләр

Шикләнелүчеләр кибетләрдә ялган банкноталар белән түләгән.

Әлмәттә өч ялган акча ясаучыга карата булган җинаять эше судка җибәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Беренче тапкыр алар хокук сакчыларының күз уңына март аенда эләгә. Әлмәттә яшәүче бер кеше сәүдә үзәгендә ялган биш мең сумлык купюра белән түләгән. Бу факт буенча  буенча җинаять эше кузгатылган.


Апрель ахырында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ир-атны тоткарлый алдылар. Сораштыруда ул ялган акча сатканда аның белән тагын ике кеше эшләвен, аларның берсе Ульяновскиныкы, ә икенчесе  Әлмәт районыныкы булуын хәбәр итә. 

Май уртасында Казанда тагын бер җинаятьчене тоткарлыйлар. Ул үзенең беренче тоткарланган кеше белән бергә ялган акча ясау белән шөгыльләнүе турында сөйли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса