Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт суды аек булмаган шоферның эшен карады

Ирне Рус Акташында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан.

Әлмәттә җәмәгать судьясы "Исерек хәлдә булган йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итү" административ хокук бозу турында эш карады. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакыйга Рус Акташы авылында булган. Ир машина руле артында авылның Совет урамы буйлап исерек хәлдә хәрәкәт иткән.

Утырышта хөкем ителүче гаебен таный һәм  кичен сыра эчүен, икенче көнне иртән эшкә китүен әйтә. Юлда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан, алар административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.

Ирне гаепле дип таныдылар һәм дәүләт табышына 30 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләделәр. Шулай ук аны 1 елга 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Карар законлы көченә кермәгән, яклар аңа законда билгеләнгән тәртиптә шикаять бирергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса