Улын ел ярым өйдән чыгармаган хатынга Әлмәт белгечләренең игътибар итүләрен, гаиләсен тикшерүләрен үтенгән ул. Әмма тикшерүләр барышында хилафлыклар ачыкланмаган.
“Опека" органнары тикшерүләрне исем өчен генә уздырды. Суыткыч һәрвакыт тулы, ә малай тыныч кына өйдә утыра торган булган. Кызымның югары педагогик белемле булуы аны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү өчен киртә булды”, - ди ул. Шулай ук малайның әбисе аның акыл үсешендә балалар бакчасына йөргән вакытта ук кимчелекләр булуын һәм кызының аны табибларга күрсәтмәвен дә хәбәр иткән.