Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1934 елда туган кеше яңа коронавирус йогышына шикләнеп йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. Халәт җитди йөрәк-кан тамырлары өзлегүләре фонында начарланды. Үлемнең сәбәпләрен ачыклау өчен мәет материалының озак вакытлы патологоанатомик экспертизасы кирәк булган. Вирус идентификацияләнгән.
1951 елда туган ир-ат Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы пневмония белән салына. Анамнезда эндокрин һәм йөрәк-кан тамырлары системаларының хроник авыруы булган. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.