Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанның тагын 2 кешесе коронавирустан вафат булды

Яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булган кешеләр саны 20гә җиткән, дип хәбәр ителә.

Югары Ослан районында 1954 елда туган хатын-кыз вафат була. Аны РКХнә ашыгыч ярдәм бригадасы 2 июньдә китереп җиткерә. Расланган маршрутизация нигезендә шул ук көнне Казан шәһәренең 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән хастаханәгә салынды. Аның кайбер хроник авырулары булган. 18 июньдә сулыш алу җитмәү сәбәпле, реанимация бүлегенә күчерелде, үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылды. Үлем 29 июньдә кан әйләнеше туктау нәтиҗәсендә килеп чыга.

29 июньдә Түбән Кама Үзәк Район Күппрофильле хастаханәсенә Түбән Кама районында яшәүчене хастаханәләргә салдылар. Аның яңа коронавирус йогышы белән урта авырлыктагы вирус пневмониясе авыруы пәйда булган. Өстәвенә йөрәк-кан тамырлары авырулары да булган. 2020 елның 6 июлендә вафат була. ТР да COVID-19га каршы көрәш буенча оперштаб хәбәр иткәнчә, үлем сәбәбе патологоанатомик тикшеренүләр нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса