Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда COVID-19 аркасында элегрәк кертелгән чикләүләр үзгәрә

2 сентябрьдә яңа карар басылып чыкты, анда COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә элегрәк кертелгән чикләүләрне йомшарту турында әйтелә.

Яңа нормалар бүген көченә керде.

ТР Министрлар Кабинетының 2 сентябрьдәге 774 номерлы карары нигезендә, кафе һәм рестораннарның ачык верандаларында һәм террасаларында банкет вакытында 100 кеше (элек 50 иде) булу рөхсәт ителә. 
Әмма, Татарстанда яшәүче һәр кешегә, шул исәптән җәмәгать туклануы учреждениеләре хезмәткәрләренә дә, кимендә 4 квадрат метр туры килергә тиеш. 

Рәсми физкультура һәм спорт чараларында тамашачылар саны ике тапкыр арткан: хәзер тамашачылар залы 25%ка түгел, ә 50% ка тутырылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса