Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә Cоvid-19 прививканы 6 вакцинация пунктында ясатырга була

Үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм медицина полисын алырга онытмагыз.

Әлмәтлеләр алты пунктта: 1нче поликлиникада, 2нче поликлиникада, 3нче поликлиникада, өч медицина офисында коронавирус инфекциясеннән прививка ясата ала.

Район башлыгы Тимур Нагуманов та үзенең телеграм каналында коронавирустан привиканың икенче компонентын ясатуын хәбәр итте.

1 нче поликлиника 

Төзүчеләр пр. 30/1, кабинет 105.

Эш графигы: 08.00 – 15.30 – язылу буенча кабул итү. 15.30 – 19.00 сәгатьтә кабул итү тере чират буенча уза. Якшәмбе-ял көне.

2 нче поликлиника 

Т. Мактама-кабинетлар 101 һәм 102.

Эш графигы: 08.00-15.00.

3 нче поликлиника 

Тельман ур., 56 а, 5 кат, 505 кабинет.

Эш графигы: 08.00 – 17.00-язылмыйча кабул итү. Шимбә көнне 08.00-13.00 сәгатьтә. Якшәмбе-ял көне.

Офис 1

Ленин ур., 195 (сишәмбе, пәнҗешәмбе)

Эш графигы: 08.00-13.00.

Офис 2

Әминов ур., 6 (сишәмбе, пәнҗешәмбе)

Эш графигы: 08.00-13.00.

Табиблар офисы

ДОСААФ мкр, Кутузов ур., 4;

СУ-2 мкр, Волгоград ур., 25;

Урсала микрорайоны, Лесная ур., 2Д.

Эш графигы: 08.00 – 14.00-язылмыйча кабул итү. Шимбә, якшәмбе-ял көне.

Паспорт, СНИЛС һәм медицина полисын үзегез белән алыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса