Узган тәүлектә Татарстанда 245 кешедә коронавирусы расланган, шуларның 35е хастаханәгә салынган.
18 яшькә кадәрге 17 авырый, дип хәбәр итә оперштаб.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 141 862 Covid-19 очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 135 732 (+249) кеше терелгән.
4 үлем очрагы теркәлгән.