Узган тәүлектә Татарстанда 270 кешедә коронавирусы расланган, шуларның 52се хастаханәгә салынган.
18 яшькә кадәрге 76 авырый, дип хәбәр итә оперштаб.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 137 248 Covid-19 очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 128 398 (+845 ) кеше терелгән.
Соңгы тәүлектә 4 үлем очрагы теркәлгән.