Чир 181 балада ачыкланган.
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими, соңгы тәүлектә 1127 яңа очрак ачыкланган.
«Ковид табылган 137 кеше хастаханәгә салынган. Йогышлы чир 18 яше тулмаган 181 балада ачыкланган», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Вирусны йоктырган кешеләр төбәкнең 45 муниципалитетында ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән — 354 кеше. Әлмәттә авыруның 66 очрагы билгеле.
Шулай итеп, 2022 елның 6 мартына мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле 125 539 кешедә коронавирус рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 98 889 кешесе сәламәтләнгән, 2787 кеше узган тәүлек эчендә савыккан.