Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавирустан тагын алты кеше вафат булган

Республикада SARS-CoV-2 коронавирусы корбаннарның рәсми теркәлгән гомуми саны 1401гә җиткән.

Татарстанның тагын 6 кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган — алар бер ир-ат һәм биш хатын-кыз. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Covid-19 инфекциясеннән 1961 елда туган ир-ат, 1945, 1946, 1947 һәм 1953, 1950 елларда туган хатын-кызлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса