10 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада ковидтан үлүчеләрнең 1089 очрагы теркәлгән.
Татарстанда тагын 11 кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Шулай итеп, 1942, 1970, 1955, 1950, 1941 елларда туган биш хатын-кыз һәм 1929, 1954, 1936, 1943, 1953, 1947 елларда туган алты ир-ат Covid-19 корбаны булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
10 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада ковидтан үлүчеләрнең 1089 очрагы теркәлгән.